Бәйрәмнәргә сценарияләр.

 

Яңа ел бәйрәме

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Көлкәй" әкияте.

(Үзгәртелгән вариантта)

Яңа ел кичәсе. Зал бәйрәмчә бизәлгән.Музыка уйнап тора.

Катнашалар:

Шут

Көлкәй

Үги әни һәм аның кызлары

Көлкәйнең әтисе

Тылсымчы Фея

Патша

Патшабикә

Патшаның улы

Музыкантлар.

Күңелле музыка астында кулына төргәк тотып Шут килеп керә.

Шут: Исәнмесез, без киләбез

Мишәрстан иленнән

Җиткерәбез Сезгә указ

Өязнең короленнән.

Тыңлагыз, тыңлагыз

Җыелыгыз, уйлагыз

Ишетмичә калмагыз

Сөенегез, җырлагыз.

У К А З.

Король улы бик шәп егет

Өйләнергә җыена.

Кызлар Сезне чакырабыз

Корольнең сараена.

Король улы бик шәп егет

Бии дә ул, җырлый да

Аңа уңган кәләш кирәк

Бармы сезнең арада.

Үги әни: Кызларым, сез кайда! Әйдәгез, Сезне бәйрәмгә чакырдылар. Әй, син, ахмак, әйберләр алып кайттыңмы?

(Көлкәнең әтисенә җикернә)

1нче кыз: Әни китер күлмәгемне

Кайда минем калфагым

Көлкәй китер чүәгемне

Кайда минем балдагым.

Әнисе: Яшел дуга черки куна

Черки түгел кигәвен

Мә күлмәгең, бизәү бизән

Король булсын кияең.

(кызын такмаклар әйтеп киендерә)

Кыз: Көлкәй китер сумочкамны

Кайда минем көршәннәр

Әйдә тизрәк чәчемне җый

Мине бәйрәмгә көтәләр.

Әнисе: Ә, син, Көлкәй, беркая да

Чыгып китмә өеңнән.

Идәнне юу, ташы су да

Сыер кайтыр көтүдән.

Көлкәй: Әни эшләрне бетергәч

Мин дә барсам ярыймы

Читкә генә барып басып

Карап торсам ярыймы?

Әнисе: Бу эшләр генә җитмәсә

Менә сиңа тагын эш

Син боларны чүпли - чүпли

Без кайтып та җитәрбез.

(төрле ярмаларны идәнгә сибә)

Киенегез, бизәнегез!

Матурларым кызларым

Ә син ахмак, катма басып

Әзер булсын атларың.

Китәләр. Көлкәйнең биюе.

Тылсымчы Фея җыры ишетелә.

- Көлкәй, нишләп елап утырасың?

- Бәйрәмгә барасым килә.

Фея: Әйдә, Көлкәй, син дә җыен

Корольнең түр башына

Тик кайтып китәрсең

Сәгатьнең 12 сугуында.

Патша җыры.

Бергә: Алын алырсыз микән?

Гөлен алырсыз микән!

Кайсыбызны шул арадан

Сайлап алырсыз икән.

Алларын да алырбыз

Гөлләрен дә алырбыз

Күңелебезгә кайсы ошый

Шунысын сайлап алырбыз.

Таныштыру музыкасы

Патшабикә: Биюләрне башлыйбыз

Кәләшләрне сайлыйбыз.

Шут: Маэстро, көйне башлагыз!

"Вальс"

- "Jingle Bells."

- (Сәгать сукканы ишетелә).

Көлкәй Онытканмын, соңга калдым.

Ничек чыгып китәргә

Апаларга белдертмичә

Өйгә кайтып җитәргә.

(Көлкәй чыгып йөгерә,туфлие төшеп кала.)

- Jingle Bells (дәвамы)

Патша улы: Хәзер генә шунда иде

Кая китте бу гүзәл

Исемен дә белә алмадым

Шунысы да бик җәл.

Патша: Таралыгыз һәммәгез дә

Бу матурны эзләгез.

Табып кайталган кешегә

Булыр зур бүләгебез.

(Туфлине караучыларга кигезеп карыйлар)

Шут: Көлкәйне эзләп таптылар

Аннан соң бәйрәм үтте

Ышаныгыз балдан - майдан

Миңа да өлеш тиде.

Көлкәйне алып кайталар,җыр-бию, бәйрәмне дәвам итәләр.

© gulya-shara

Сделать бесплатный сайт с uCoz